Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Күңелле сабантуй

Сабантуй-табигатьнең язгы яңарышы, тамырлары белән гасырлар  тирәнлегенә тоташа.  30 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары өчен  «Күңелле сабантуй» бәйрәме үткәрделәр. Чара башында бәйрәмнең тарихы, традицияләре белән таныштырдылар. Балаларны бәйрәм белән котларга Антошка һәм Бараш әкият геройлары килгән иде. Алар белән бергә балалар Сабантуйның традицион уеннарында бик теләп катнаштылар: «Чүлмәк ватыш», «Капчык киеп йөгерү», «Аркан тартыш», «Йомырка белән йөгерү». Ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә музыкаль уеннар уйнадылар.

      Бәйрәмгә Мәдәният Сараеның «Браво» нәфис сүз студиясе (җитәкчесе Чубатова Н.Т., концертмейстер Садовников Г.) чакырылган иде. Алар барысында матур чыгышлары белән сөендерделәр: җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әрмән, чуаш, мордва, рус, татар телләрендә табышмаклар әйттеләр. Шулай ук балалар чуваш бәйрәме  «Акатуй» белән таныштылар, чуваш милли уеннары уйнадылар.