Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Сугыш мизгелләре китапта»

8 май көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Җиңү көненә багышланган «Сугыш мизгелләре китапта» акциясен үткәрделәр. Акция кысаларында китапханә укучылары һәм шәһәр халкы өчен Константин Симонов, Ольга Берггольц, Булат Окуджав, Владимир Высоцкий, Александр Твардовский, Муса Җәлил, Сибгат Хаким, Рамазан Байтимеров, Таһир Шәмсуаров әсәрләре яңгырады. "45-нче елга хат яз!" дип аталган стендта бәйрәм кунаклары сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым бер дулкынлану белән рәхмәт сүзләре яздылар.

Китапханәнең уку залында һәм фойеда күргәзмә-инсталляцияләр, ә милли-әдәбият бүлегендә  “Саргайган тарих битләре” күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Анда укучылар игътибарына 1945, 1957, 1959 һ.б еллардагы газеталар белән рәттән җирле язучыларыбызның сугышка багышланган китаплары да тәкъдим ителде.

Чарада катнашучыларга шулай ук шагыйрь-фронтовиклар шигырьләре белән листовкалар, буклетлар һәм флаерлар таратылды.