Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясе

2019 елның 6 маенда Россиянең төрле почмакларында һәм аннан читтә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» X Халыкара акциясе уза. Акциягә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә кушылды. Бу көнне китапханәнең яшь укучылары белән ерак еллардагы героик вакыйгаларга экскурс үткәрелде, Сергей Алексеев, Валентин Катаев, Лев Кассиль, Константин Симонов әсәрләре укылды.

7 майда Акция шәһәребезнең 10 нчы мәктәбендә дәвам итте.  Китапханә хезмәткәрләре 4 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышына багышланган хикәяләр уку сәгатен үткәрделәр.