«Бар шундый исемнәр ...»
9 май көнне фронтовик-шагыйрь, прозаик һәм сценарист, композитор Булат Окуджавага 95 яшь тула. Шул уңайдан, 6 май көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Бар шундый исемнәр ...» дигән шигъри панорама үткәрелде.
Чарада ЛМПК сәнгать бүлегенең III курс студентлары катнашты. Алар останың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Б. Окуджава шигырьләренә җырлар яңгыраган нәфис фильмнардан өзекләр карадылар, викторинада катнаштылар.