«Бөтен дөнья театр, ә без анда актерлар»
2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 2 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «ЦСП «Долголетие»дә «Бөтен дөнья театр, ә без анда актерлар» дигән әдәби бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм программасында - шигырьләр, мини-спектакль, импровизация һәм тамашачылар белән уеннар, шулай ук дөньякүләм театр тарихы белән танышу.