«Ватанның тугры бөркетләре»
23 февраль "Ватанны саклаучылар көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә «Ватанның тугры бөркетләре» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, рус һәм татар телләрендә хәрбиләр турында шигырьләр укыдылар, төрле викториналарда катнаштылар.