Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Халыклар мозаикасы»

21 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Халыклар мозаикасы» дип исемләнгән бәйрәм узды. Чарада катнашкан 12 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәмнең тарихы, рус, татар, мордва, чуаш халыкларының телдән халык иҗаты әсәрләре белән таныштылар. Бәйрәмдә шулай ук библиоробот Робертино һәм 11 нче гимназиянең «Айсылу» балалар театры катнашты, җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова, музыка җитәкчесе Фәридә Әхмәтшина.