Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Разведчиклар батырлыгы һәм язмышлары»; «Әдәби премияләр»

19 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 10 нчы урта мәктәптә Рихард Зорге, Николай Кузнецовка, Рудольф Абелга багышланган "Разведчиклар батырлыгы һәм язмышлары» дигән тарихи альманах үткәрделәр.

Чарада катнашкан 8 «Б» сыйныф укучылары легендар совет разведчикларының тормышы, аларның Бөек Ватан сугышында Советлар Союзының җиңүенә керткән өлеше белән таныштылар.

Шулай ук бу көнне китапханә хезмәткәрләре 9 «Б» сыйныф укучылары белән «Әдәби премияләр» мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Балалар әдәби премияләр төрләре белән таныштылар, Россиянең иң күренекле әдәби премияләре – «Зур китап», «Ясная поляна», «Милли бестселлер», «НОС», «Книгуру», шулай ук 2018 елгы әдәби премияләр лауреатлары белән таныштылар, аларның биографияләрен белделәр һәм әсәрләрдән өзекләр тыңладылар.