Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Мәдәният җәүһәрләре» фестивале

20 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Мәдәният җәүһәрләре» фестивале узды. Бу чара ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелде.

Фестивальдә Үзәк китапханә, Яңа Сережкино, Мордва-Кармалка авыл китапханәләре, 2 нче һәм 3 нче номерлы шәһәр филиаллары, балалар һәм гаилә уку үзәге укучылары һәм китапханәчеләре катнашты.

Кичәдә чуваш, мордва, татар һәм рус телләрендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Шулай ук Мордва Кармалка һәм Яңа Сережкино китапханәләре белән онлайн-тоташу үткәрелде.