«Дучар ителгән буын»
17 нче октябрьдә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең нефть техникумында шагыйрь, прозаик, драматург Александр Галичның тууына багышланган «Дучар ителгән буын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Анда студентлар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар.