«Көзге матур бер көндә»
3 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Көзге матур бер көндә» дип аталган әдәби кичә узды. Кичәдә үзешчән җырчылар һәм китапханә укучылары катнашты. Алар көзгә багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Шулай ук, татар халык уеннарында, «Бишле», «Сигезле» биюләрендә актив катнаштылар.
Яңа китаплар буенча күргәзмә дә әзерләнгән иде.