"Лениногорск буенча сәяхәт"
17 август көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Лениногорск буенча сәяхәт” акциясен үткәрделәр. Акция кысаларында, укучылар игътибарына, шәһәребезнең тарихы һәм әдәбияте турында китаплар, мультимедиа презентацияләр, китап күргәзмәләре тәгъдим ителде.