Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“Лениногорск укый”

23 май көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Лениногорск  укый” дип аталган II муниципаль китап фестивале узды. Фестивальне Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең директоры Ландыш Хайруллина ачты. Ул барлык кунакларны, китап сөюче дусларыбызне бәйрәм белән тәбрикләде.

Бәйрәмгә җирле шагыйрьләр: Марат Мавлин, Николай Казаков, Юрий Бормотов, Таһир Шәсуаровлар чакырылган иде. Укучыларга шагыйрь Таһир Шәмсуаровның күптән түгел “Рухият” нәшриятында басылып чыккан “Аклыкка сыену” дип аталган яңа шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде.

Шулай ук бәйрәмдә “Чишмә” берләшмәсе әгъзалары, “Кулъязма китап – 2018” фестивалендә катнашкан яшь шагыйрьләр, Лениногорск нефть техникумы студентлары, Лениногорск политехник колледж, шәһәребезнең 8-нче, 13-нче мәктәпләре, 11-нче гимназия укучылары да катнашты.

Фестиваль кунаклары өчен төрле “мәйданчыклар” оештырылган иде. Анда калфак тегү һәм бизәү серләренә өйрәнергә, төрле ярыш, викториналарда һәм башка кызыклы чараларда катнашырга мөмкинлек булды.

Бу көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә, Гаилә һәм балалар уку үзәге, шәһәребезнең 2-нче, 3-нче номерлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Тарихка – сәяхәт” дип аталган муниципаль квест үткәрелде.