“Балалар - Бөек Ватан сугышы геройлары”
18 май көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Балалар - Бөек Ватан сугышы геройлары” әңгәмәсе үткәрелде. Әңгәмәдә шәһәребезнең 6 нчы мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары катнашты. Алар яшь Советлар Союзы Геройлары, аларның батырлыклары белән таныштылар, “Мин сугыш турында нәрсә беләм...” викторинасында катнаштылар.