«Идел турында шигырьләр укыйбыз»
18 май көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Төбәкара әдәби-шигъри «Идел турында шигырьләр укыйбыз» марафонында катнашты. Марафон Самара шәһәре округы «Үзәкләштерелгән балалар китапханәләр челтәре» тәгъдиме буенча үткәрелә. Бу көнне китапханә укучыларына татар һәм рус шагыйрьләренең Идел турында язылган шигырьләре белән буклетлар һәм флаерлар таратылды. Ә шәһәребезнең 6 нчы мәктәбенең икенче сыйныф укучылары белән Идел турында шигырьләр укыдылар.