«Туган нигез - тормышка юл»
15 май көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Халыкара гаилә көненә багышланган «Туган нигез - тормышка юл» бәйрәмен үткәрде. Чара “Ныклы гаилә” проекты кысаларында үтте.
Бәйрәмдә инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, шәһәребезнең 12 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, “Логос” үзәге белгечләре катнашты.