“Канатлы шигырьләр”
9 май көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең Үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышына багышланган “Канатлы шигырьләр” акциясен үткәрде. Акция кысаларында шәһәр халкы белән төрле викториналар уздырылды, шагыйрь-фронтовиклар шигырьләре белән листовкалар, буклетлар һәм флаерлар таратылды.