“Хәтерләрдә мәңге саклана”
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең 4 урта белем бирү мәктәбендә “Хәтерләрдә мәңге саклана” дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.
Укучылар Бөек Ватан сугышы тарихы, яуда катнашкан каһарман якташларыбыз - Советлар Союзы геройлары, аларның героик язмышы, Бөек Җиңүгә керткән өлешләре турында белделәр. Чара ахырында укучылар илебез азатлыгы өчен көршүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.