“Карурманда ни булмас”
6 февраль көнне, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә, балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 95 ел тулу уңаеннан “Карурманда ни булмас” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Укучылар Р.Хафизованың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, кызыклы викторинада, уеннарда катнаштылар. Язучының мавыктыргыч хикәяләре, әкиятләре укучылар күңеленә хуш килде. Балалар китап геройлары белән әкият дөньясына сәяхәт иттеләр, кызыклы һәм файдалы итеп вакытны үткәрделәр.