Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

"Кара алтын” туган җирдә”

Быел республикада сәнәгать нефтен чыгаруның 80 еллыгы һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек хезмәткәрләре шәһәребезнең 11 гимназиясендә нефть тарихына багышланган мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Укучылар нефтьчеләрнең, геологларның, гади эшчеләрнең хезмәт батырлыгы, нинди шартларда эшләүләре турында белделәр. Чарада катнашучылар виртуаль рәвештә Шөгер нефть музеенда булдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә “Кара алтын” туган җирдә” китап күргәзмәсе исә нефтьчеләрнең хезмәт батырлыгын ачарга ярдәм итте. Шулай ук чара барышында җирле шагыйрьләр А. Володин, А. Троепольский һәм О. О. Фёдорова шигырьләре яңгырады.