Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“Балачакның якын дусты”

13 сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек хезмәткәрләре шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г. Х. Андерсен, М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Балачакның якын дусты” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин - татар әдәбиятында тирән эз калдырган шәхес. Ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә иҗат иткән.
Чара барышында 2 Б сыйныф укучылары шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның яхшылыкка өндәгән, мәгънәле “Малай - шалайлар”, “Мин мактанчык түгел!”, “Аю”, “Әнигә ярдәм итәм”, “Герой булу ничек”, “Очарга телим” шигырьләрен укыдылар.
Әлеге чара яшь буында Роберт Миңнуллинның иҗатына карата кызыксыну уятты.