«Сабан туе»
Күпмилләтле төбәгебезнең бай мәдәнияте үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Һәр халыкның үз йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып Сабан туе санала. Сабан туе - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлегендә мәктәп балалары өчен «Сабан туе» бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә кечкенә дусларыбыз өчен төрледән-төрле уеннар оештырылды: “Капчык киеп йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тарту”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” һ.б. Балалар җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә ярыштылар. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.