Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«ТУГАН ЯГЫМ ТАБИГАТЕ»

 Кеше тормышы җир, табигать белән аерылгысыз. Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Әнә шул максатны тормышка ашырып, 23 май көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә Лениногорск районының “Степной” тыюлыгы җитәкчесе Динмөхәммәтов Фәрит Нургали улы белән очрашу узды. 
     Эчтәлекле лекция – әңгәмә барышында Фәрит Нургали улы "Степной" тыюлыгының барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм тыюлыкның республикабыздагы иң матур урыннарның берсе икәнлеген ассызыклады. Аның уникальлеге, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. 
     Очрашу барышында 11 гимназиянең 4 сыйныф укучылары "Степной"  тыюлыгы эшчәнлеге белән таныштылар, табигатьне саклауның әһәмияте, кызыл китап һәм аның ни өчен булдырылуын исләренә төшерделәр, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Әлеге чара укучыларның рухи дөньясын баетты, табигатьне, тирә-юньне сакларга, хөрмәт белән карарга икәнлегенә төшендерде.