Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“Күңелемнең серле мәлләре”

13 апрельдә Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә якташ шагыйрә, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөлсинә Савганованың “Күңелемнең серле мәлләре” исемле тәүге китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Шагыйрә тумышы белән безнең яктан, җырлы-моңлы Зәй – Каратай авылыннан. Аның шигырьләр җыентыгындагы иҗат җимешләре туган авылы, аның гүзәл табигате, инеш - чишмәләренә багышланган.

Әдәби-мәдәни чарада 11 гимназия укучылары, укытучылары, әдәбият сөючеләр, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе вәкилләр катнашты. Әдәбият сөючеләр шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы, укучыны җәлеп итә торган шигырьләре белән таныштылар.

Китап тәкъдим итү кичәсе җыр-моң белән тыгыз үрелеп барды. Гимназия укучылары сәнгатьле итеп шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, үзләре кызыксынган сорауларга үтемле җаваплар алдылар.

Шагыйрә Гөлсинә Савганова белән узган очрашу әдәбият сөючеләр күңелендә тирән эз калдырды.