Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Күңелемә кояш элдем»

13 мартта Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, күренекле яшь шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, Болгар радиосы “Милли музыка” премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырчы, композитор, автор-башкаручы, талантлы милләттәшебез Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды.

         Людмила Аланлы – лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Ул җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Аның җырларында керәшен халкының борынгы гореф-гадәтләре чагыла. Бу җырларны танылган җырчылар зур сәхнәләрдән башкара. Алар арасында Салават Миннеханов, Гүзәлем, Эльмира Сөләйманова, Алсу Абелханова, Рамил Галимзянов, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар бар. Әгәр дә Людмиланың җырларын татарның танылган җырчылары башкара икән, бу безнең өчен, якташлары өчен дә зур мәртәбә.

Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды, шигырьләре, ул иҗат иткән җырлар яңгырады.  Автор шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Очрашуда Людмила Аланлының иҗатташ дуслары, гомумән аның иҗатын хөрмәт итүчеләр, остазлары, фикердәшләре, каләмдәшләре, туганнары чыгыш ясады.

Людмила Аланлының тормышка мәхәббәт уята торган шигырьләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә, хөрмәт итәләр. Иҗат үрнәкләре залда утырган барлык тамашачыларга тирән тәэсир итте, иҗатына хөрмәт уятты. Аның әсәрләрен, иҗатын хөрмәт итүчеләр дә бик теләп башкарды.

Без аның иҗаты белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Онытылмас, җылы очрашу өчен Людмила Аланлыга барлык китапханә хезмәткәрләре, якташлары, төбәктәшләре, киң кырлы иҗатын яратучылар  исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, яңа иҗат үрләре теләп калабыз!