Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Шамил Бикчуринның тууына 95 ел.

1 мартта Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә туган ягыбызның горурлыгы, талантлы әдип, драматург, журналист Шамил Бикчуринның тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Әлеге әдәби-мәдәни чарада аны белгән, аның иҗатын хөрмәт иткән “Чишмә”дәшләре, дуслары җыелган иде. Килгән һәр кешенең әдәбият сөюченең күңелендә мөгаен Лениногорск ягының иң талантлы язучысы Шамил ага Бикчуринга карата тирән хөрмәт хисләре уянгандыр. Аның әсәрләреннән өзекләр, истәлекләр, милли җырлар һәм аңа багышланган шигырьләр яңгырады. Без үзебезнең талантлы, халык күңелендә яшәгән Шамил ага Бикчуринны онытмаячакбыз.