«Иҗатка мәхәббәт белән»
7 декабрьдә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шәһәребезнең талантлы рәссамы, шагыйрь, прозаик, агачтан уеп картиналар ясаучы Карасев Николай Владимир улына 70 яшь тулу уңаеннан «Иҗатка мәхәббәт белән» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Юбилярны котларга хезмәттәшләре, әдәбият, сәнгать сөючеләр, талантлы яшь шагыйрьләр һәм рәссамнар килгән иде. Иҗат кичәсе Николай Карасевның агачтан эшләнгән картиналар күргәзмәсе урнашкан залда узуы кичәгә ямь өстәде.