Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Альберт Хәсәнов әсәрләрен укыйбыз

Татарстанда татар халкы хөрмәт иткән, яраткан каләм ияләре, язучылар байтак. Безнең Лениногорск шәһәре һәм районы да татар әдәбиятына, татар халкына күренекле язучылар бирде. Шуларның берсе һичшиксез талантлы каләм иясе, журналист, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның танылган язучысы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты Альберт Хәсәнов. Хөрмәтле якташ язучыбызга, исән-имин булса, 2022 елның 1 декабрендә төгәл 85 яшь тулган булыр иде.

        Альберт Хәсәнов безнең күңелләрдә сөйкемле йөзле, туры сүзле, иң беренче чиратта нәниләрне хөрмәт итүче, малай-кызларга багышланган дистәләрчә хикәяләр, повестьлар авторы буларак кереп калыр. Альберт аганың балаларга багышлап язылган чәчмә әсәрләрен укысаң тулы бер яшь буынның күңел байлыгын күз алдына китерәсең, үзең дә күңелең белән балачакка әйләнеп кайтасың.

     Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемен горур йөрткән Үзәк китапханә хезмәткәрләре Альберт Бари улы Хәсәновның тууына 85 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап «Альберт Хәсәнов әсәрләрен укыйбыз / Читаем произведения Альберта Хасанова» регионара акциясен  оештырды.  1 ноябрьдән алып 30 ноябрьгә кадәр акциядә катнашучылар язучының аерым әсәрен сайлап алып, укып, үзләрен видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырырга һәм үзләре турында кыскача мәгълүматны Үзәк китапханәнең электрон почтасына юлларга тиешләр иде.

     Әлеге акциядә Татарстанның 3 район һәм шәһәреннән барысы 78 китап укучы катнашты. Иң күп катнашучы районнар - Лениногорск, Актаныш, Чүпрәле. Иң сөендергәне шул: акциядә катнашучылар арасында яшь буынның, мәктәп укучыларының күплеге күңелләргә хуш килде. Әлеге чараның ике телдә барганлыгын да искәртеп узуны кирәкле дип саныйбыз. Рус телле китап укучының да татар язучысы әсәрләрен укуы күңелләргә хуш килде.

Күренекле язучыбызның әсәрләре бүгенге көндә дә төрле яшьтәге китап укучыларның өстәл китабын тәшкил итә. Без Лениногорск җирлегендә яшәп иҗат иткән талантлы язучыбыз белән чын мәгьнәсендә горурланабыз, дөресен генә әйткәндә аның хикәя, повесть, романнары бүген дә байтак әдәбият сөючеләрнең яраткан әсәрләреннән санала.

Акция тәмам. Әлеге күркәм чарада катнашучы барлык китап сөючеләр дипломнар белән бүләкләнде. Без иң беренче чиратта китапханә системасында эшләүче китапханәчеләрнең максатчан эшчәнлеген уңай яктан бәялибез. Әлеге акциядә катнашучыларның һәрберсенә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә китап белән дус яшәргә чакырабыз. Чөнки китаптан башка, матурлык-гүзәллектән башка телебезнең, әдәбиятыбызның киләчәге юк!