Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“СПИД – кешелеккә үлем куркынычы”

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең 10 номерлы мәктәбендә, 8 сыйныф укучылары өчен “СПИД – кешелеккә үлем куркынычы” темасына әңгәмә үткәрделәр.

Дөньяда ел саен СПИД, ВИЧ авыруларыннан күпсанлы кеше зыян күрә. Бүгенге чара яшь буынны әлеге афәттән коткару, кисәтү максатыннан оештырылды. Укучылар әлеге авырулар турында мәгълүмат алдылар, алардан ничек сакланырга кирәклеге хакында фикер алыштылар.