"Россия символлары. Пётр І"
Лениногорск нефть техникумы студентлары "Россия символлары. Пётр І" дип исемләнгән бөтенроссия олимпиадасында катнашты.
Әлеге проект үсеп килүче буынның игътибарын илебез тарихына һәм Пётр І эпохасына җәлеп итәргә, балаларда һәм яшүсмерләрдә интеллектуаль-аналитик сәләтләр, тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксыну уятырга тиеш.
Һәр катнашучы сертификатлар, ә олимпиадада җиңүчеләр - исемле дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Барлык катнашучыларыбызга җиңү телибез!