Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“Каз өмәсе”

27 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә “Каз өмәсе” дип исемләнгән фольклор кичә узды.
Кичәгә шәһәребезнең 11 гимназия укучылары һәм китап сөючеләр чакырылды. Бәйрәмнең кунаклары “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле тамашачыларга “Каз өмәсе” күренешен тәкъдим иттеләр.
Бәйрәмне шәһәребезнең 11 гимназиясендә эшләп килүче “Энҗе бөртекләре” иҗат төркеме артистлары чыгышлары да бизәде. Укучылар үзләре яратып уйный торган халык уеннарын башкардылар.
Гореф - гадәтләр, энҗегә тиң шигъри юллар, китаплардан укылган өзекләр - иң беренче чиратта туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Яшь буынга татар халкының фольклор күренешләре, җырлы - биюле уеннары бик тә ошады.
Бәйрәм кичәсе шулай ук Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасы елын күздә тотып үткәрелде.