Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Шагыйрә Илсөяр Сәлахованың «Яшьлегем эзләре» китабын тәкъдим итү кичәсе

13 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә төбәгебезнең талантлы шагыйрәсе, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзасы Илсөяр Сәлахованың «Яшьлегем эзләре» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

 Китапны тәкъдим итү - һәр шагыйрь һәм язучы өчен бик мөһим вакыйга. Презентация кысаларында тамашачылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Илсөяр Сәлахова күпсанлы шигърият сөючеләрне китап чыгу тарихы белән таныштырды, шигърият сөючеләргә үзенең яңа гына табадан төшкән «Яшьлегем эзләре» җыентыгыннан мәгънәле, эчкерсез шигырьләрен бүләк итте. Шагыйрәнең лирик шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.

Һәр кеше өчен туган ягы, балачагы, мәктәп еллары, яшьлеге узган урыннар күңелгә бик тә якын. Илсөяр Сәлахованың иҗатында туган җиргә, газиз әнкәйләргә, табигать темасына багышланган шигырьләр зур урын алып тора.

   Илсөяр Сәлахованың шатлыгы белән бүлешергә очрашуга шигърият сөючеләр, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе оешмасы вәкилләре, шагыйрәнең якын дуслары, туганнары җыелды.

Бу көнне шагыйрәнең иҗатына һәм беренче җыентыгына карата бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Чарада җирле композиторлар Г.Кәбирова, М. Хәсәнов башкаруында Илсөяр Сәлахова шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Әлеге очрашу күңелдә әйтеп бетергесез уңай хисләр калдырды.     Әлеге чара катнашучыларга бәйрәм атмосферасы, уңай хис-тойгылар һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Китап тәкъдим итү кичәсеннән соң Илсөяр Сәлахованың шигырьләре үз укучысын табар дип ышанып калабыз.