Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“Илһамлы каләм” шигърият кичәсе

    21 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә, “Әдәби бакча” клубы кысаларында, Лениногорск шәһәрендә эшләп килүче Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашында  “Илһамлы каләм” исемле шигърият кичәсе  үткәрелде. Әлеге очрашу Туган телләр һәм халыклар бердәмле, Г.Тукайның 135 еллыгына багышланды. Кичә берсеннән-берсе мәгънәле шигырьләр, “Чишмә” иҗат берләшмәсе шагыйрьләре сүзләренә язылган дәртле-моңлы җырлар белән үрелеп барды. Ә 11 гимназиядә оешкан “Чишмәкәй”  иҗат түгәрәгенең яшь булачак шагыйрь-шагыйрәләренең үзенчәлекле чыгышлары күңелләрдә иртәгәсе көнгә ак өметләр уятты. Димәк, “Чишмә” киләчәктә дә яшь кушылдыклар өстәлеп гөрләп агачак. Әлбәттә, 11 гимназиядән килгән Шәрәпова Зөмәрә җитәкчелегендәге "Айсылу" балалар театры да чараның кояшлы мизгелен тәшкил итте. Моннан тыш, якташ язучылар иҗатына багышланган “Сез беләсезме?” дигән викторина да күңелләргә хуш килде. Гомумән алганда бүгенге очрашу Г.Тукаебызның 135 еллыгына күркәм төсләр өсәде, туган телләр елында ышанычлы бер адым булды.