Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

“Су буйлап”

17 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә, балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында “Су буйлап” дип исемләнгән фольклор кичә узды.

Кичәгә шәһәребезнең 11 гимназия укучылары, җирле шагыйрьләр, язучылар һәм китап сөючеләр чакырылды. Бәйрәм кунаклары - Кирлегәч авылы “Ихлас” фольклор ансамбле укучыларга “Орчык өмәсе” фольклор күренешен тәкъдим иттеләр.
Бәйрәмне Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызы җитәкчелегендәге “Энҗе бөртекләре” иҗат төркеме, 4 балалар бакчасыннан килгән нәни артистлар чыгышлары бизәде. Танылган шагыйрьләребез Таһир Шәмсуаров, Рәмзия Габделхакова шигырьләре, Гүзәл Галәммованың “Күңелнең дә үлчәме бар” китабыннан өзекләр укылды.
Укучылар бик теләп “Кайсы әсәрдән”, “Мәкальне дәвам ит” һәм башка викториналарда катнаштылар.
Гореф - гадәтләр, фольклор ансамбль чыгышы, энҗегә тиң шигъри юллар, китаплардан укылган өзекләр - иң беренче чиратта туган телебезгә гасырлардан килгән мәхәббәт тәрбияли. Яшь буынга татар халкының фольклор күренешләре, җырлы - биюле уеннары, бик тә ошады.
Бәйрәм кичәсе шулай ук Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елын күздә тотып үткәрелде.