Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Возвращение на родину предков»

13 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә, Наил Сәйдәшевнең «Возвращение на родину предков» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Наил Идрис улы Сәйдәшев - Лениногорск шәһәренең мактаулы ветераны, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, язучы, журналист, нефтьче, җәмәгать эшлеклесе һәм туган як тарихын өйрәнүче.

Китапханәгә язучының дуслары һәм туганнары, шәһәрнең мактаулы ветераннары җыелды. Алар Наил Идрис улына рәхмәт һәм тирән ихтирам сүзләрен җиткерделәр. Кичәне “Сүнмәс ялкын” ансамбле солисткасы Фәния Латыйпова, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ләйсән Рахманова һәм Инзилә Нуриәхмәтова башкаруындагы  җырлар бизәде.