Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Шагыйрь Таһир Шәмсуаровның яңа китабын тәкъдим итү

25 ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Ярулла улы Шәмсуаровның “Җанлы шәм” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды.

 Шагыйрьне Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы Рафикова, Ветераннар Советы рәисе Марс Шәрифулла улы Исхаков, мәгариф идарәсеннән милли эшләр буенча методист Резидә Рафик кызы Мөстәкыймова тәбрикләделәр.

Шулай ук кырык елдан артык балаларга белем биргән  ветеран – укытучы Люция Владимир кызы Ильина, шагыйрә Мәһаршә Вәлиуллова, Әлфия Сөләйманова чыгышлары кызыклы булды.

 Ләйсән Шәмсуарова, Ринат Хәбибов башкаруыда җырлар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фәйзи Хөснуллин, Николай Садовниковның курайда һәм баянда уйнаулары кичәне бизәделәр.

“Илһам дөньям” диеп аталган китап күргәзмәсе һәм электрон презентация тәкъдим ителде.