Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Хатын-кызга мәдхия»

11 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә “Әдәби бакча” клубы кысаларында  «Хатын – кызга мәдхия» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды. Әлеге кичә гүзәл затларыбыз-хатын кызларга багышланды. Чара төрле мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Кичә барышында Мөнирә Сафинаның “Ана догасы”  хикәясеннән өзек укылды, әдәби викторина уздырылды, яңа газета-журналлар, китаплар да әдәбият сөючеләрнең күңеленә ачкыч тапты. Чараны үзләренең иҗат җимешләре белән төбәгебезнең талантлы  шагыйрәләре Рузидә Даутова, Мәһарша Валиуллова, Гүзәл Талипова,  җир йөзенә бию өчен яратылган Гөлбстан Гатауллина баетты. Әлбәттә “Әдәби бакча”да җыр яңгырамаса күңелсез булыр иде. Бакчабызны шәһәребезнең  сандугачы Регина Гыйззәтуллина ямьгә төрде. Шулай ук Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызы җитәкчелегендәге “Яшьләр театры” Ф.Яруллинның “Ак яфрак” әсәреннән өзек тәкъдим итте.