«Май чабу»
27 нче февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә «Май чабу» бәйрәменә кунаклар җыйды. Китапханә хезмәткәрләре бәйрәмгә килүчеләргә бәйрәмнең тарихы, төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, халык авыз иҗаты белән таныштырдылар. «Май чабу» бәйрәменә килүчеләр рәхәтләнеп биеде, җырлады, төрле уеннарда, шаян викторинада катнашты. Һәр теләгән кеше коймак белән сыйланды, рәхәтләнеп күңел ачты.