Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Шагыйрьләр очраклы тумыйлар»

27 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә рус язучысы Борис Пастернакның тууына 130 ел тулуга багышланган «Шагыйрьләр очраклы тумыйлар» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Очрашуда китапханә хезмәткәрләре һәм Лениногорск нефть техникумы студентлары башкаруында күренекле шагыйрь лирикасының иң яхшы үрнәкләре яңгырады. Шулай ук яшь шагыйрьләр  үзләре иҗат иткән шигырьләрне  дә укыдылар. Лениногорск шагыйре Марат Мавлин очрашуның махсус кунагы булды. Ул Борис Леонидовичның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде һәм танылган шагыйрьгә багышланган шигырен укыды.