Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Россиянең Хәрби дан көннәре»

20 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә Лениногорск шәһәренең 8 нче номерлы урта мәктәбеннән кечкенә кунакларын кабул итте. 11 нче территориаль иҗтимагый совет белән берлектә китапханә хезмәткәрләре дүртенче сыйныф укучылары өчен «Россиянең Хәрби дан көннәре» дип исемләнгән тарихи чара үткәрделәр. Укучылар илебез өчен мөһим булган даталар турында мәгълүматлар алдылар, Бөек Ватан сугышы тарихындагы фактлар белән таныштылар, интеллектуаль викторинада катнаштылар. Очрашу ахырында, укучыларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.