Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Тылсымлы коем бар минем»

14 нче ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә танылган язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова, Г. Утыз-Имәни исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар, Татарстан Журналистлар берлекләре   әгъзасы Рәмзия Габделхакованың иҗат кичәсе үткәрелде.

Кичәгә Әлмәт һәм Азнакай шәһәрләреннән, Карабаш поселыгыннан шагыйрәнең дуслары һәм хезмәттәшләре, шәһәребезнең күренекле кешеләре, танылган язучылары, шагыйрьләре, композиторлары, җырчылары, язучының иҗатын, әдәбиятны яратучылары җыелды.

Бәйрәмне «Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ачып җибәрде. Ул Рәмзия Гайса кызына шәһәр һәм район мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә каләм иясенең тормыш юлы барланды, “Канатсыз очыш” китабында урын алган “Таш хыялы”, “Кайдадыр син бар” әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Каләмдәшләре аның иҗатына соклануны белдерделәр, милләтебезгә, телебезгә багышланган әсәрләрен сөйләделәр, Рәмзия Габделхакова иҗатына югары бәя бирделәр. Әлеге очрашуда шагыйрә сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.