«Төрле төстәге дөнья»
Ел саен, 13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең тифло-бүлеге хезмәткәрләре 10 нчы балалар бакчасында әлеге үзенчәлекле көнгә багышланган «Төрле төстәге дөнья» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелделәр.
Чара барышында китапханәчеләр балаларга Брайль шрифты белән язылган китаплар, язарга булышучы махсус прибор күрсәттеләр. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, күзләр өчен физкультминутка ясадылар.