"Матур булыйк барыбыз да"
2019 елның апрель аенда ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелә торган дөньякүләм VII #әдәбимарафон онлайн-проекты узды. Әлеге проектның максаты яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү. Марафонда шәһәр һәм районыбызның китапханәчеләре, укытучылары да актив катнашты.
Шул уңайдан, 21 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә мәркәзебез Казан шәһәреннән әдәби марафонны оештыручылары Гөлнара Гатауллина һәм Ләвисә Фаттахова катнашында бик файдалы һәм күңелле очрашу үткәрелде. Чара барышында мөхтәрәм кунакларыбыз әдәби марафон турында сөйләделәр, төрле файдалы мастер - класслар үткәрделәр, матурлыкны саклау серләрен ачтылар. Очрашу моңлы җырлар, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды, “Матурлык” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә һәр кешенең күңеленә хуш килде.