Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәби уку «Өзелгән җыр эзеннән”

15 февраль көнне Зәй-Каратай авыл китапханәсендә совет шагыйре Муса Җәлил истәлегенә "Өзелгән җыр эзеннән" дигән әдәби уку үткәрелде. Китап укучылар өчен «Герой шагыйрь-Муса Җәлил»китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар игътибарына шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм көрәше турында бай материал - китаплар тәкъдим ителде. Муса Җәлил иҗатын яратучыларга тыныч вакытта да, шагыйрь фашист лагерьларында булганда да язылган шигырь җыентыклары тәкъдим ителде. Көн дәвамында укучылар М. Җәлилнең яраткан әсәрләрен укыдылар.