Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Яңа ел иленә сәяхәт

29 декабрь көнне Зәй-Каратай авылы китапханәсе балалар өчен Кышкы табышмаклар бәйгесе үткәрде. Чара башында укучылар табышмакларның барлыкка килү тарихы һәм табышмакларның нинди төрләре булуы белән таныштылар. Китапханәче китаплар белән таныштырды: «Рус халык табышмаклары», «Татар халык әкиятләре» һәм «Балалар өчен 1000 күңелле табышмак», аннары укучылар кыш һәм Яңа ел турында табышмаклар чиштеләр, шулай ук кыш белән бәйле төрле сорауларга җавап бирделәр. Күп балалы Хәйбәровлар һәм Гариповлар гаиләләреннән иң актив укучыларыбыз булды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды