Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

«Юлларда сак булыгыз»дигән әңгәмә

Яз килү белән, авылда юллар ачылу белән малайлар һәм кызлар урамнарда велосипедта йөри башлыйлар . 3 март көнне юлларда балалар травматизмын кисәтү, китапханә ишегалдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауны пропагандалау максатыннан укучылар белән «Юлларда сак булыгыз»дигән әңгәмә үткәрелде. Шигырь формасында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар, светофорның нәрсә икәнен, җәяүлеләр кичүе, зебра һәм юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр. Чара барышында укучылар белән авыл урамнарының исемнәрен искә төшерделәр. Иң җанлы урамнар ачыкланды . Язгы чорда юлларда бик игътибарлы булырга тиешлегег ачыкладык.Велосипедларда йөрү иртә әле, дип билгеләп үттек.