Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Халыкара Акция" Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз»

Зәй-Каратай авыл китапханәсе 21 февраль II көнне Халыкара акциясенә “Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз»( II Международной Акции «Наши истоки. Читаем фольклор») кушылды.

 Балаларны  татар халык иҗатына  җәлеп итү, китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Туган як хәзинәсе" дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрде.  Укучылар милли киемнәрдә  борынгы җырлы, биюле (Бу бик яхшы укучы) шулай ук җырсыз уеннар(Йөзек салыш, 12 кыз )  уеннарын уйнадылар. Табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр әйтү буенча белемнәрен күрсәттеләр . Чара ахырында халык иҗатының төп жанрларының берсе булган "Гөлчәчәк"татар халык әкиятен укыдылар. Бу чарада  актив катнашкан укучыларны язып китәсем килә: Гарипова Элина , Идиятуллина Рузилә , Халимова Динара, Динекаева Гөлназ,Шарифуллина Мәликә катнашты.