Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

«Туган телем - назлы телем» дип исемләнгән шигърият сәгате

21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Зәй-Каратай авыл китапханәсе 19 февраль көнне «Туган телем - назлы телем» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде.  Һәрберебезнең яраткан шагыйре бар. Чара барышында Г.Тукай, т. Шәмсуаров, Г. Ибушев шигырьләре яңгырады. Шигырьләр туган телнең байлыгына карата кызыксыну уятты. Чара нәтиҗәсендә туган тел – ул байлык, аңа сакчыл һәм хөрмәт белән карарга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.