Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәби сәгать «Карлы- назлы әкиятле кыш»

4 гыйнвар көнне «Карлы- назлы әкиятле  кыш» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Биредә куп  балалы гаиләдән  -Гариповлар , Мухаметовлар катнашты.Алар өчен «Кышкы әкият» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда кышның гүзәллеге турында китаплар тупланды. Чараны А.Гаязовның «Яңа ел чыршысы»шигыре белән башлап җибәрделәр.   Китапханәче рус, татар халык әкиятләре белән таныштырды. Чара ахырында «Морозко», «Җәнлекләрнең кышлавы» әкиятләре укылды һәм фикер алыштылар.   Яңа ел чыршысы янында укучылар бер-берсенә Яңа ел теләкләре белән кар бөртекләре бүләк иттеләр. Бу көн китапханәдә аларга вакытны күңелле үткәрергә мөмкинлек бирде