Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Шигырь сәгате«Әни ишетсен»

23 ноябрь көнне Зәй-Каратай авыл китапханәсендә «Әни ишетсен» дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларны әниләр көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Әни-ул кечкенә кеше әйткән иң беренче сүз. Әни-безне даими кайгыртучы һәм саклый торган, яхшылык һәм зирәклек өйрәтә торган иң якын кеше. Ана образы бөек шагыйрьләр шигъриятендә зур роль уйный.  Бу көнне чарада катнашучылар җырлар башкардылар, әниләр турында шигырьләр укыдылар.  Чара ахырында укучылар «Әни булу - бик матур» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, китаплар арасында яңа китаплар да бар иде.